Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Арча - Әлифбаның ватаны”

“Әлифба”... Тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керү белән һәр бала кулына ала торган белем иленә ачкыч бирүче беренче дәреслек. “Әлифба” Арчада туган, яши һәм яшәячәк. Безнең бу уңайдан горурланырлыгыбыз да бар. Барлык татар балаларын хәреф танырга өйрәтүче “Әлифба” китабы авторлары Сәләй Вәгыйзов һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитова Арчада яшәгән, иҗат иткән. “Арча Әлифбаның ватаны булсын иде”, – бу сүзләрне Сәләй ага исән вакытта үзе әйтә торган булган. Бүген без аның васыяте үтәлә, дип куанып әйтә алабыз. “Әлифба” Арчада туган, яшәде, яши һәм яшәячәк. Даны еракларга таралган Арча педагогия көллиятендә эшләүче “Әлифба” музее – моның ачык мисалы. Ә иң мөһиме, безнең Сәләй ага белән Рәмзия апа исемен онытмаучы, аларны яшәтүче тыңгысыз якташларыбыз бар. Бүген районыбызның китапханәчеләре, мәдәният хезмәткәрләре Сәләй Вәгыйзовка багышланган “Әлифба” документаль фильм төшерүдә катнаштылар.