“Батырларның даны мәңгелек”
Бүген Утар-Аты урта мәктәбен тәмамлаган, кайнар нокталарда Ватанны саклаган егетләребезгә истәлек тактасы ачылды. Әлеге чарада Әфган сугышчыларының һәм башка җирле сугышчыларның Арча районы – “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Багаутдинов Сергей Лимус улы; часть командиры урынбасары, Байконур космодромының хәрби-космик көчләре запасы подполковнигы, Байконур космодромында 20 ел хезмәт иткән авылдашыбыз Нуриахметов Булат Мәгъсүм улы; Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы; Афган һәм Чечен сугышында катнашкан солдатларыбыз, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре, укытучылар һәм укучылар катнашты.