“Күк йөзебез аяз булсын”
Югары-Аты мәктәбендә «Күк йөзебез аяз булсын» дигән мәгълүмат сәгате узды. Чарада катнашучылар 2004 елның 1 сентябрендә Беслан мәктәбен басып алу тарихын ишеттеләр. Спецназның дөрес гамәлләре, мәктәпне азат итү, фаҗигале вакыйгаларга багышланган һәйкәлләр турында белдек. Очрашу барышында балаларга террорчылыкның нәрсә икәнен сөйләдек, соңгы елларда дөньяда кылынган террорчылык актларын искә төшердек. Чара ахырында террорчылык актлары корбаннарына багышланган бер минут тынлык урнашты.