“Тынычлык күгәрчене”
03 сентябрь көнне Утар-Аты авыл китапханәсендә террорчылыкка каршы бердәмлек көне уңаеннан 1-4 сыйныф укучылары өчен “Тынычлык күгәрчене” исемле мастер-классы үткәрелде. Чара барышында укучылар күгәрченнең тынычлык, сугыш, көчләү һәм күз яшьләренә каршы көрәш символы булуын белделәр. Китапханәче балаларга күгәрченнәрнең сугыш вакытында почта элемтәсе сыйфатында кулланылуы, солдатлар белән беррәттән батырлыклар эшләве, кайчакта алгы кырый белән аралашуның бердәнбер чарасы булып калуы, элемтәнең техник чараларын алыштыруы турында сөйләде. Аннары балалар үз куллары белән Тынычлык символын – кәгазьдән ак күгәрчен ясарга керештеләр. Балалар үз эшләренә бик җаваплы һәм җитди карадылар. Яшь укучылар җирдә тынычлык – иң мөһим, сакларга һәм якларга кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.