Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Россия флагы – горур җилферди”

22 августта илебездә патриотик бәйрәмнәрнең берсе - Россия Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Флаг, Россия Федерациясенең барлык символикасы кебек үк, илнең тарихын һәм милли мәдәниятен чагылдыра. Аның төсләре рәсми булмаган рәвештә илебезнең тынычлыгын, чисталыгын, ышанычын һәм көчен символлаштыра. Бу вакыйгага Утар Аты авыл китапханәсендә «Россия флагы – горур җилферди» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде һәм китап укучыларга тәкъдим ителде. Фәнни-популяр әдәбият һәм тарихи белешмәлекләр укучыларга дәүләт флагы барлыкка килү тарихы, аның символикасы һәм рәсми дәүләт бәйрәме белән җентекләбрәк танышырга мөмкинлек бирәчәк. Безнең китап күргәзмәсе белән танышырга теләүчеләрне китапханәбездә көтеп калабыз.