Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Җырлыйм туган якта”

Татарстан Республикасы көне алдыннан Утар Аты мәдәният йорты ишегалдында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм кичәсен китапханәче Ф.Ф.Миңнуллина алып барды. Концерт программасы барышында туган Татарстаныбыз, аның табигате, күп санлы байлыгы һәм күркәм кешеләре турында сөйләнде. Татарстан Республикасы символлары белән таныштырдым - ул халыкларның суверенитетын, бердәмлеген һәм дуслыгын чагылдыра торган дәүләт флагы, герб, гимны. Бу кичне мәдәният хезмәткәрләре, яшь артистлар туган якның матурлыгы, байлыгы, аңа мәхәббәт турында җырлар башкардылар. Яраткан республикабызның чәчәк атуын, тынычлык һәм яхшылык телибез! Безнең бәрәкәтле җиребездә тынычлык һәм дуслык мәңге яшәсен!