Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Балачак бәйрәме”

1 нче июнь – Балаларны халыкара яклау көне уңаеннан Утар-Аты мәдәният йорты ишек алдында, балалар өчен “Балачак бәйрәме” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үтте. Балалар белән халкыбызның онытылып бара торган милли уеннарын уйнадык, җырлар җырладык, шигырьләр сөйләдек. Балалар ике командага бүленеп төрле спор уеннарында көч сынаштылар. Бәйрәм ахырында үзебез әзерләгән күчтәнәчләребезне өләштек. Бәйрәм күңелле узды.