Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Язмышыма төшә күптән узган, Зур сугышның кара шәүләсе”

Бөек Җиңүгә 79 ел тулу уңаеннан Утар-Аты мәдәният йортында китапханә белән берлектә “ Язмышыма төшә күптән узган, Зур сугышның кара шәүләсе” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Кичәдә авылыбызның имамы Фәнис хәзрәт, Утар-Аты авыл җирлеге башлыгы Мухаметгалиева Альбина Газинур кызы, мәдәният хехмәткәрләре, авыл үзешчәннәре, укучылар һәм укытучылар катнашты.