“Без булачак солдатлар”
23 февраль – Ватанны саклаучылар көне. Бу көн безнең тарихыбызга Кызыл гвардия отрядларының 1918 елда Псков һәм Нарва янындагы сугышларда дошманнарны тар-мар итү көне итеп кереп кала. Менә шушы җиңүләр Россия илендә “Кызыл армия” барлыкка килүгә беренче адым булып тора. Һәм шушы көннән башлап, безнең илебез 23 февраль бәйрәмен билгеләп үтә башлый. Бик борынгы заманнардан ук Ватан сакчысы булу – дәрәҗәле, абруйлы һөнәрләрдән саналган. Ил-көннәр тыныч булганда, егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе – ныклыкка сынауны үтү ул. Ата-бабаларыбыз үрнәгендә, Ватан сагына басып, илебез мөстәкыйльлеген яулаган еллардан алып бүгенге көнгә кадәр ничәмә-ничә егетебез армиядә хезмәт итеп кайтты. Аларның берсе дә солдат исеменә тап төшермәде, Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәде. Хәзерге вакытта безнең Утар-Аты авылы җирлегеннән 1 егетебез армиядә хәрби бурычын үти. Соңгы елларда армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр шактый. Бәйрәм уңаеннан без армия сафларында хезмәт итеп кайткан Шаяхметов Фәннүр Фәнис улын үзебезгә очрашуга чакырдык. Ул үзенең армия хезмәте турында безнең күңелләрдә горурлык хисе уятты. Без аның белән горурланабыз!