Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Йөрәкләрнең тере хәтере”

    Әфган сугышы, аның асылы, Әфганстанда хәрби хезмәт вакытында һәлак булып калган райондашларыбыз, хәрби хезмәттә булып, исән-сау әйләнеп кайткан авылдашларыбыз белән таныштыру. Аларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан Утар-Аты авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә “Йөрәкләрнең тере хәтере” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Китапханәче Миннуллина Ф.Ф. "Әвган тюльпаннары" исемле очерклар һәм истәлекләр җыентыгы белән таныштырды. Бу җыентык тарихыбызның иң ачы сәхифәләренең берсе - Әфган сугышына, кирәкмәгән кан коюга багышланган. Чит җирдә меңләгән совет хәрбиләре башларын салган. Бу җыентыкта язучылар Әфган сугышында һәлак булучы якташларының тормыш һәм сугышчан юлын күзәтәләр. Шуңа сөеник, исән кайткан солдатлар арабызда яши. Әфган егетләре... Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмәделәр. Әфганчылар союзы барлыкка килде. Тормыш дәвам итә. Әфганчылар завод-фабрикаларда, туган авылларында эшлиләр, өйләнеп балалар үстерәләр.