Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Өзелгән җыр эзеннән”

15 февраль герой - шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел. Шул уңайдан  Утар-Аты  авыл китапханәсе кече яшьтәге китап сөючеләр белән   “Өзелгән җыр эзеннән” исемле тематик  кичә уздырды. Китапханәче  М. Җәлилнең балачагы, үсмер вакыты турында кыскача  сөйләде,  аның тормыш мизгелләре белән таныштырды. Сугыш вакытында төрмәдә иҗат иткән шигырьләре тупланган “Моабит дәфтәрләре” балаларга зур кызыксыну уятты.  Башлангыч сыйныф укучылары Җәлилнең шигырьләрен укыдылар.  Туган иленә тугырылыклы,  герой шагыйрьнең  әсәрләре  балаларда,  аның батырлыгына соклану уятты.