“Туган телем – иркә гөлем”
Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халкы бердәмлеген ныгыту максатларында Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә хөрмәте булу. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра. Шул уңайдан Югары-Аты авыл балалар бакчасында “Туган телем-иркә гөлем” дип исемләнгән төрле милләт халык әкиятләрен уку сәгате үтте. Балалар әкиятләрне кызыксынып тыңладылар, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Әңгәмәдә актив катнаштылар һәм китапханәче сорауларына җавап бирделәр. Туган телгә багышланган кичә бик эчтәлекле һәм күңелле үтте.