“Һәр ветеран – чын каһарман!”
Хөснетдинова Фатыйма Барый кызы 1932 нче елның 10 мартында Арча районы Орнашбаш авылында гаиләдә беренче бала булып дөньга килә.
1939 нчы елда Орнашбаш башлангыч мәктәбенә укырга керә. 5 нче сыйныфны Субаш -Аты мәктәбенә барып укый. Аннан сон укуын дәвам итә алмый, колхозга эшкә чыга.
- Әнигә ияреп барып, басуда ашлык арасыннан чүп утадык. Ашлык чиста булсын өчен, тапталмасын өчен балаларны йөртәләр иде. Сугыш башланганда миңа 9 яшь иде.1942 нче елда әтине сугышка озаттык. Ул озакламый яраланып өйгә кайтты. Бу бик авыр вакытлар, авыр еллар булды. Бар авырлык хатын кызлар, балалар җилкәсенә төште. Ашарга җитми, кияргә кием юк, көн сан сугыштан авыр хәбәрләр килеп тора. Бар кеше борчулы, хәсрәтле булса да, ышаныч белән басуына да чыкты, урагын да урды, учмасын бәйләде, печәнен чапты,баласын да ач тотмаска тырышты.
1945 нче елда фермада эшли башладым. Таналар да, дуңгызлар да, сарыклар да карадым, сыер саудым. Авыр эштән курыкмадым, кулымнан килгән бар эшне дә эшләдем, - дип искә ала тыл ветераны.
1959 нчы елда Утар -Аты авылында яшәүче Хөснетдинов Зиннур Кәбир улы белән гаилә корып җибәрәләр. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә Арча районы Югары Пошалым авылында кызы Әлфия, кияве Рөстәм тәрбиясендә яши.
-Борчу-хәсрәтләр күрергә язмасын, илләребез имин булсын, гаиләләребез дус, тату яшәсен,- дигән теләкләрен дә җиткерде ветераныбыз.