“Кыш бабай бездә кунакта”
Яңа ел бәйрәме – зур шатлыклар, вакыйгалар, өметләр белән тулы киләчәк. 29 декабрь көнне Утар-Аты мәдәният йорты ишегалдында Яңа ел тамашасы булып узды. Авылдашлар өчен театральләштерелгән тамаша, бию, күңелле җырлар, конкурслар, оештырылды. Барлык катнашучылар уңай эмоцияләр һәм яхшы кәеф алдылар. Яңа ел тамашасы котлаулар, бүләкләр бирү һәм елмаюлар белән үрелеп барды.