“Без коррупциягә каршы!”
Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. Бүген аңа каршы тору, профилактикалау – зур һәм мөһим проблемаларның берсе. Шуңа күрә ил һәм республика күләмендә законнар кабул ителә, кайнар элемтәләр эшли. Районыбызда да бу золымга каршы төрле формаларда көрәш алып барыла. Без - китапханәчеләр, үз чиратыбызда, укучыларда әлеге "чиргә" карата түземсез мөнәсәбәт формалаштыру, ришвәтчелекнең асылын аңлату максатларында төрле чаралар оештырабыз. Алар әкиятләр, мультфильмнар карау, ”тугәрәк өстәл”, викторина, квест, әңгәмә кору алымнарында үтә, балаларга коррупциянең куркынычы һәм аның нинди зыян китерүе хакында сөйлибез.
9 декабрь - Коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәче мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә югары класс укучылары өчен “Без коррупциягә каршы!” темасына рәсем ясау сәгате әзерләп үткәрде. “Үзегезнең намусыгызны яшьтән үк сакларга, гаделсезлек һәм ришвәтчелеккә каршы көршергә өйрәнегез. Ышанып калам, сезнең барчагыз да тигезлек, гаделлекне саклау ягында булыр. Әдәпсезлек, әрсезлек, ришвәтчелек кебек тискәре күренешләргә каршы торырсыз. Өйләрегезгә кайткач та, әлеге актуаль мәсьәлә хакында әти-әниләрегез белән сөйләшүне дәвам итегез”, - диде ул. Киләчәгебез ышанычлы,өметле булсын өчен элеге явызлыкның тамырын уртак тырышлык белән корытырга тиешбез.