“ Сагышларны миңа язмыш бирде ”
Декабрь башында ел саен инвалидлар ункөнлеге үткәрелә. Бу вакытта җәмәгатьчелек тарафыннан мөмкинлекләре чикле кешеләр проблемаларына зур игътибар бирелә. Бөтендөнья инвалидлар көне уңаеннан тумыштан инвалид авылдашыбыз Валиева Рәмзия апа белән “Сагышларны миңа язмыш бирде” дип исемләнгән очрашу булды. Бу очрашуда китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты. Китапханәче Сөембикә журналында басылып чыккан Балтач бакырчылары турындагы язма белән таныштырды. Рәмзия апа үзенең чиксез рәхмәтләрен җиткерде.