“Нәрсә ул сүзлекләр һәм энциклопедияләр?”
Укучыларның сүзлекләр турында белемнәрен киңәйтү, аларның күптөрлелеген һәм билгеләнешен күрсәтү, белешмә басмалары белән практик эш күнекмәләрен ныгыту, китап белән эшләү культурасын тәрбияләү максатыннан Югары Аты башлангыч сыйныф укучылары өчен уен - әңгәмә үткәрелде. Китапханәче укучыларны спорт һәм табигать турындагы энциклопедияләр белән таныштырды. Сүзлекләр һәм энциклопедияләр-безнең ярдәмчеләребез. Алар белән күбрәк танышкан саен, алардан файдаланырга өйрәнәчәкбез, безнең күзаллауларыбыз киңрәк булачак, белемнәребез тагын да тирәнрәк булачак. Алар безне авыл китапханәсе киштәләрендә көтәләр.