“Батырлыгың синең үлемсез”
Әлеге истәлекле көн билгесез булып калган совет солдатларының үлемсез батырлыгын мәңгеләштерү, тынычлык өчен гомерен биргән һәр кеше турында хәтерне киләчәк буыннарга тапшыруны максат итеп куя. Билгесез солдат көне – Россия тарихында чагыштырмача яңа истәлекле дата, ул һәр елны 3 декабрьдә билгеләп үтелә. Бу истәлекле көннең мәгънәсе – сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган, ләкин шул ук вакытта исемнәре билгесез калган совет һәм Россия сугышчыларының сугышчан һәм үлемсез батырлыкларын хәтерләүне мәңгеләштерү. Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. 3нче декабрь көне дә очраклы гына сайланмады. Нәкъ менә 1966 елның 3 нче декабрь көнендә Мәскәү астында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүнең 25 еллыгы уңаеннан, Ленинград шоссесының 41 нче километрындагы (Зеленоград шәһәренә керү юлында) һәлак булган совет сугышчыларының туганнар каберлегеннән билгесез солдат җәсәде Мәскәү Кремле стенасы буендагы Александров бакчасына кайтарып җирләнде. Бөек Ватан сугышы безнең ил тарафыннан намус белән җиңеп чыккан, иң авыр сынауларның берсе булды. Солдат батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Россия гаиләләренең һәр икенчесе сугыштан кайтмаган туганнарын һәм якыннарын елап искә ала. Утар-Аты авылыннан фронтка киткән 156 кешенең 98 е кире туган якларына әйләнеп кайтмаган. Шул уңайдан Утар-Аты авыл китапханәсендә “Батырлыгың синең үлемсез” дип исемләнгән хәтер сәгате үтте. Сибгат Хәкимнең “Йолдыз”, Мостай Кәримнең “Билгесез солдат”, шигырьләре укылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды. Аларның рухлары шат булсын!