Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Рөстәм маҗаралары”

Көзге каникул көннәрен файдалы үткәрү максатыннан Гадел Кутуйның “Рөстәм маҗаралары” исемле повестын аудиокитаптан тыңладык. Гадел Кутуй Бөек Ватан сугышында катнаша. 1944 нче елда , берничә айга ялга кайткан арада, ул “Рөстәм маҗаралары” дигән фантастик повесть язарга өлгерә. Рөстәм исемле герой – язучының үз улы. Шуның өчен Гадел Кутуй аны яратып, укучылар да яратырлык, сокланырлык батыр итеп сурәтли.