“Без әкият яратабыз”
“Китап укуны яратырга өйрәтү — безнең үз балабызга бирә алган иң яхшы бүләгебез”, дигән танылган актриса һәм балалар педагогы Сесиль Лупан. Матур әдәбият — электән кеше күңелендә иң җылы, нечкә хисләр, матурлык — нәфислек, яхшылык, яктылык уятучы, дөньяны күрә белергә, кеше булырга өйрәтүче көчләрнең берсе. Шул уңайдан без Утар-Аты балалар бакчасына йөрүче нәниләр белән “Без әкият яратабыз” дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдык. Балар белән татар халык әкиятләре белән таныштык. Китапханәче булып эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Гөлчирә апа Нәҗметдинованың “Кәнфит тавы” һәм “Ак тәлинкә сары май” дигән китаплары белән таныштык, шигырьләрен укыдык. Кичәбез күңелле, мавыктыргыч үтте.