“Хәтер китабы”
30 нчы октябрь – дәҺшәтле һәм куркыныч елларны искә төшерүче тагын бер дата. Шул унайдан китапханәдә «Хәтер китабы» дип аталган мәгълүмат сәгате үтте. Россия тарихында фаҗигале чорлар аз түгел. Тоталитар режим шартларында нахакка гаепләнеп, төрле кимсетелүләргә дучар ителеп, йорт-җирләрен, туган төбәкләрен калдырып, сөргеннәргә сөрелеп, шунда исәнлекләрен югалткан, әҗәлен тапкан кешеләр күп булган. Китапханә фондларыннан алынган күпсанлы материаллар шул давыллы еллар турында сөйли. Сталин режимы Татарстанны да читләтеп үтмәгән. Милләтебезнең иң акыллы, иң зыялы уллары-кызлары юк ителә, рухи яктан сындырыла. Татарстанда чыгарылган «Хәтер китабы» нда репрессиягә дучар булган 50 меңнән артык якташыбыз турында кыскача мәгълүмат табарга мөмкин. Татар әдипләре Аяз Гыйләҗев, Гурий Тавлин, Рафаэль Мостафин әсәрләре дә шул шомлы еллар кайтавазы турында. «Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк», – ди халык. Тарихыбызның фаҗигале еллары белән танышу үткәннәрдән гыйбрәт алып, бүгенге тормышның кадерен белү өчен кирәк.