Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Искә алыйк Гыйффәт туташларны”

       Шагыйрә, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Заһидә Хөсәен кызы Бурнашеваның тууына 125 ел тулу уңаеннан китапханәдә шигърият сәгате үтте. Ул әдәбиятыбызда «Гыйффәт туташ» һәм «Гыйффәт» тәхәллүсләре белән таныла. Заһидә Бурнашева иҗатына Тукай шигърияте зур йогынты ясаган. Гыйффәт туташ лирикасы белән бөек шагыйрь иҗаты арасында бәйләнеш бик көчле. Гыйффәт туташ Тукайның үзенә ясаган бәрәкәтле тәэсире турында горурланып яза һәм үзен шагыйрь традицияләренең дәвамчысы дип саный. Заһидә Бурнашева – якты тормыш киләчәгенә ихлас күңелдән ышанган, кешеләрдә, бигрәк тә хатын-кызларда иҗтимагый активлык сыйфатларын, аң-белемгә омтылыш тәрбияләүгә бөтен көчен куйган шәхес.