Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Хәтер йомгагын сүткәндә”

Хөрмәтле ветераннар, өлкән буын авылдашларыбыз! Өлкәннәр көне уңаеннан ихлас котлауларыбызны кабул итегез! Елның 1 октябре – сезгә тирән ихтирамыбызны һәм рәхмәтебезне җиткерү мөмкинлеге биргән аерым бер бәйрәм. Агымдагы ел истәлекле даталарга бай булды. Бөек Җиңүнең – 75, ТАССРның – 100, Арча районы төзелүгә 90 ел – әлеге юбилейларда сезнең фидакарь хезмәтегез чагылыш тапкан.