“Татарча диктант”
Дөньякүләм “Татарча диктант” акциясенә китапханәнең актив китап укучылары да кушылды. Биредә ул билгеләнгән вакытта (11.00 сәгать) башланды. Диктант тексты язучы Ибраһим Газинең “Сыерчыклар” хикәясеннән алынган иде. Күпләргә акция мәктәп елларын искә төшерде.