Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Олуг каләм остасы”

20 йөзнең икенче яртысындагы татар әдәбиятын Татарстанның халык язучысы  Гариф Ахунов иҗатыннан башка күз алдына китереп булмый. Китап укучыларга ул прозаик буларак кына түгел, журналист, әдәби тәнкыйтьче, тәрҗемәче, драма әсәрләре авторы буларак та билгеле. Гариф Ахуновның тууына 95 ел тулу уңаеннан, 18 сентябрь көнне Утар-Аты авыл китапханәсендә "Олуг калщм остасы" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә аның китапханә фондында булган барлык китаплары урын алды.