“Бу дөньяда иң матуры, Әнкәй генә буладыр!”
8 март – халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Утар-Аты мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үтте. Бәйрәмгә барлык әниләр, дәү әниләр,апалар,сеңелләр чакырылган иде. Утар-Аты авыл китапханәчесе, “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы һәм Утар-Аты авыл җирлегенең хатын-кызлар җитәкчесе Миннуллина Фәрдия барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады. Авыл яшьләре ике командага бүленеп көч сынаштылар, үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Авылдашларыбызның моңлы җырлары, “Алтынай” бию төркеменең дәртле биюләре тамашачыларның күңелләренә хуш килде.