“Сукаларга җигелеп, туар көнгә, Ак таңнарга юллар ярдык без”
Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшырылды. Ветераннарга үзенең җылы теләкләрен авыл җирлеге башлыгы Альбина Газинур кызы җиткерде. Китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары ветераннарның батырлыкларына янә бер сокланып, аларга рәхмәтләр әйттеләр, исәнлек-саулык, озын гомер теләделәр.