Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Кыйбласы – балачак иле”

            Утар-Аты  авыл  китапханәсендә  кече яшьтәге  китап укучылар  өчен  балалар  язучысы, шагыйрь Рәшит Бәшәрнең тууына 70 ел тулу уңаеннан “Кыйбласы – балачак иле” дип  исемләнгән шигърият сәгате үткәрелде. Бүгенге көндә Рәшит Бәшәр бик күп  китап авторы. Аның  балалар  һәм  яшүсмерләр өчен  язылган  китапларында балаларда хезмәт сөючәнлек, тугрылык, ихласлык, хайваннарга карата мәхәббәт кебек сыйфатларны тәрбияләү максат итеп куелган. Балалар юбилярның  биографиясе белән таныштылар, кычкырып  шигырьләрен укыдык.