“Укытучым – Әнкәм кебек якын”
Укытучы - үзенчәлекле һөнәр иясе. Ул кешедән төпле белем, түземлелек, һәр бала белән дустанә мөнәсәбәт сорый. Кайсы гына ата-анадан: “Балагызның аң-белемен үстерүдә иң күп көч куйган кеше кем” дип сорасаң да, алар, һичшиксез, “Укытучы!” диячәкләр. Бөек акыл ияләре дә, тиңдәшсез батырлыклар күрсәткән каһарманнар да, ачышлары белән танылган галимнәр, исемнәре халыклар тарихына алтын хәрефләр белән язылган әдәбият, мәдәният, сәнгать әһелләре дә, ил башлыклары да ирешкән уңышлары өчен, иң беренче чиратта , укытучыларына, остазларына бурычлы. Еллар узган, тормышлар үзгәргән саен бүгенге көн укытучысы да элеккеләреннән белемгә, яңалыкка омтылышы, уй-фикерләре белән аерыла. Яңа мәгълүмати технологияләр заманы укытучыдан ныклы эзләнүләр, яңалыкларның һәрберсеннән хәбәрдар булуны таләп итә. Ләкин, нинди генә чор булмасын, укытучы укытучы булып кала бирә. Шул уңайдан Югары Аты башлангыч мәктәбендә “Укытучым – Әнкәм кебек якын” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте. Китапханәче, укучылар Шәйхетдинова Айгөл Вәзир кызын бәйрәм белән котладылар, аңа изге теләкләрен теләделәр.