Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

“Сездәдер күркәм холык, Сездәдер зур сабырлык”

        Ел саен октябрь аенда өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Зурлап, олылап уздырыла торган бу бәйрәм безгә картлыкның берәүне дә читләтеп үтмәячәген, һәркайсыбызга киләчәген искәртү өчен эшләнә. Елның шушы бер көнендә дөнья  белән куптарылып өлкәннәрне хөрмәтлибез. “Ни чәчсәң, шуны урырсың”, диләр. Бары да үзеңә кире әйләнеп кайтучан: яхшысы да, начары да. Тормыш законы шундый. Безнең китапханәләрдә дә елдан-ел өлкәннәр көне зур итеп билгеләп үтелә. 04 нче һәм 06  нчы октябрь көннәрендә Утар-Аты авыл китапханәсендә һәм Мәдәният йортында көнне өлкәннәр көне унаеннан оештырылган бәйрәм кичәләре  булып узды. Кичә башында авыл жирлеге башлыгы А.Г.Мухаметгалиева өлкәннәрне котлады. Аларга бәхетле картлык, кунел тынычлыгы теләде. Китапханәгә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасына йөрүчеләр, озак еллар китапханәдә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Абдуллина Нурия һәм Нәгыймова Сәрия апалар чакырылган иде. Мәдәният йортында оештырылган ял концерты дәртле биюләр, котлау сузләре һәм матур жырлар белән өлкәннәребезнең күнелләрен тагын да сөендерде. Өлкәннәребез үзләре дә кичәдә бик актив катнаштылар. Бу матур кичә кайнар чәй артында дәвам итте.