"Хезмәтемнең тире – ачы, җимеше - татлы"
Нинди мәшәкатьләр, нинди кәеф белән йөрмәсен, кеше кулына ипи алдымы сабырлана, эчке мәгънә, олылау тормыш кыяфәтенә чыга. Күңелдәге әлеге олы хисне балаларда югалтмыйча саклап кала алу, икеләтә икмәкне үстергән хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләүдән киләдер. Балаларга хезмәт тәрбиясе бирүнең их яхшы чарасы тормышлары мактаулы хезмәттә узган авылдашлар белән очрашу кичәләре, әңгәмәләр һәм башка чаралар уздыру санала. Китап күргәзмәлекләре дә бу чараларның аерылгысыз өлеше булып тора. Шул уңайдан Утар-Аты Мәдәният йортында "Хезмәтемнең тире – ачы, җимеше - татлы" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Мәдәният хезмәткәрләре чарага килгән китап укучыларны "Сөмбелә" бәйрәме белән котладылар, бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, татар шагыйрьләренең көз фасылына, уңышка багышланган шигырьләрен укыдылар. Укучылар исә бу уңайдан оештырылган әдәби викторинада үзләрен сынады.