Утар-Атынская сельская библиотека - филиал № 46

"Укучының мәдәни көндәлеге"

     "Укучының  мәдәни  көндәлеге" - Татарстанның  Мәдәният  министрлыгы, Мәгариф  һәм  фән  министрлыгы  тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  ярдәме  белән  тормышка  ашырыла  торган әһәмиятле  мәдәни - мәгариф  проекты. 23 сентябрь  көнне  Утар Аты  һәм Орнашбаш авыл китапханәчеләре башлангыч сыйныф укучылары өчен мәдәният дәресе үткәрделәр, анда укучыларга «Укучының мәдәни көндәлеге» тапшырылды . Балалар көтеп алынган көзге каникулларын күңелле уздырырлар, күп кенә яңа кызыклы китаплар укырлар дип ышанабыз.