“Озын булсын юлың Идел елгасыдай”
Утар-Аты авыл китапханәсендә китап укучылар өчен өчен «Идел» журналына багышланган информация сәгате узды. Китапханәче «Идел» журналының республика әдәби – сәнгать, иҗтимагый-публицистик басмасы булуы турында сөйләде. 1989 елның июленнән чыга һәм быел үзенең 30 еллык юбилеен билгеләп үтә. Киң даирә укучыларга, бигрәк тә яшьләргә йөз тота. Ике телдә: рус һәм татар телләрендә, шул исәптән Интернетта да чыга