“Ләззәтле агу җәрәхәте”
Наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан Утар-Аты авылы мәдәният йортында китапханәче белән берлектә түгәрәк өстәл артында яшьләр белән “Ләззәтле агу җәрәхәте” дип исемләнгән әңгәмә уздырылды. Күргәзмәгә “Наркомания - афәт ул” дигән исем астында материаллар куелды. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр, безнең белән уртаклаштылар.