“Эх, ямьле соң балачагым!”
Утар-Аты мәдәният йорты каршында Балалар сабантуе үткәрелде. Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Сабантуена Шүрәле белән Убырлы да килгәннәр иде. Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын алып баручылар игълан итүгә үк, бала-чага мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр таяк тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Җыр-моң яратучылар үзләренең җырларын, шигырьләрен бүләк иттеләр. Бу юлы инвесторыбыз Шарипов Алмаз Айдар улы бәйрәм үткүрү өчен бүләкләрне мулдан бирде. Бәйрәм карарга да кечесе-олысы җыелган иде. Бәйрәм барысына да ошады, күрше авылдан килгән кунакларның да күңеле булды.