Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Бүген дә югалмаган яра"

Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә "Бүген дә югалмаган яра" дип исемләнгән тематик кичә үткәрдек.Бу кичәбезнең максаты 900 көнлек  Ленинград шәһәрен камалышы турында сөйләшү,үткәннәрне барлау,батырларны искә алу иде.Кичәбездә 84 яшьлек Сабирова Фатима апа катнашып шушы сугышта булып батырларча яраланган әтисе Әхмәт абыйның истәлекләре белән уртаклашты.Китапханәче "Велик и вечен подвиг Блокадного Ленинграда" дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады.