Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

“Яңа елда - яңа уңышлар!”

Яңа ел-әкияти бәйрәм, барлык балаларның яраткан бәйрәме. Әкияткә һәм могҗизага ышанып, аны озак көтәләр. Китапханәдә театральләштерелгән яңа ел иртәсе үткәрелде. Программада биюләр, җырлар, геройлар белән уеннар булды, балалар шигырьләр сөйлиләр һәм әйлән-бәйлән уйныйлар. Күңелле уен программасы барысын да әкият дөньясына чакырды. Балалар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Тамашадан соң барлык балалар да Кыш Бабайдан татлы бүләк алдылар. Бәйрәм кызыклы, күңелле булды

Һәр баланың йөрәгенә бәйрәмнең бер өлешен кертүебезгә без бик шат идек. Һәм һәр бала Кыш бабай белән Кар кызы әкиятенә мөмкин кадәр озаграк ышансын