"Күңелем - иҗатка тартыла"
9 ноябрь көнне Орнашбаш авылы мәдәният йортында " Өмет” исемле драма комедиясенең премьерасы күрсәтелде.Премьераны сәхнәгә Наласа авыл үзешчәннәре куйды. Моңсу комедиянең авторы китапханәбезнең актив китап укучысы, һәвәскәр язучы Фәйрүзә Хәкимова.Премьераны күрсәтер алдыннан китапханәдә Фәйрүзә Хәкимова белән очрашу уздырдык.Ул безнең китапханәдә эшләүче авылның иҗат сөючеләренең «Дулкын» клубында әгъза булып тора.Без аның шигырьләр язарга яратканын белә идек.Әмма бу премьера безне шаккаттырды.Тамашачылар премьераны бик җылы кабул иттеләр.Без Фәйрүзә Камил кызына иҗади уңышлар телибез,Һәм яңадан - яңа премьералар көтәбез.