Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Флагыбыз - дәүләт маягы"

 Ел саен 22 августта Россия Федерациясендә флаг көне билгеләп үтелә. Бу илнең дәүләт символы – милли флагка багышланган бәйрәм. 22 август көнне мәдәният хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә "Флагыбыз - дәүләт маягы"квест – уены үткәрделәр.Балаларга Россия символикалары , Россия флагы барлыкка килү тарихы, Триколор төсләренең нәрсә аңлатуы, Россия Федерациясе флагының нинди очракларда күтәрелүе турында сөйләделәр.