"Интернациональ бурычны үтәп"
15 февральдә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулды.Бу истәлекле көнгә Без «Интернациональ бурыч үтәп»дигән батырлык дәресе үткәрдек. Чара барышында балалар Әфган сугышы тарихы һәм аның дәвамлылыгы, совет гаскәрләренең кайтарып булмаслык югалтулары, язмышлары Аяусыз язмыш билгеләгән һәм инде беркайчан да туган йортлары бусагасын атлап кермәгән якташларыбыз турында таныштылар. Чарага Әфган сугышы ветераны Гомәров Фәрит Әдһәм улы чакырылган иде.Сугыш турында сөйләү авыр, әмма безнең аны онытырга хакыбыз юк һәм ул сугыш турында, батырлыклар, дан, һәлак булган батырлар турында истәлекне сакларга тиешбез. Ә онытмас өчен-белергә һәм истә тотарга кирәк…