"Ленинград блокадасыннан безнең чорга кадәр"
Мәдәният йортында балалар белән танышу сәгате үткәрдек.Очрашу барышында китапханәче Икенче бөтендөнья сугышы тарихы турында сөйләде, Освенцим һәм Бухенвальд үлем лагерьлары турында видеоматериаллар тәкъдим итте.Катнашучылар нацистлар геноцидының сәбәпләре, Холокост корбаннарына истәлекле урыннар турында таныштылар. Чара барышында балалар икенче бөтендөнья сугышы вакытында яһүдләрне эзәрлекләү һәм массакүләм юк итү, Освенцим һәм башка концентрацион лагерьларның куркынычлары турында белделәр. Чара ахырында балалар Е.Әмирханның "Бала"хикәясеннән өзек уйнадылар.