Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Үзәк өзгеч бер моң тора күктә,киек каз юллары шикелле"

22 январь көнне Орнашбаш авылы Мәдәният йортындаМХО да катнашучы герой  белән очрашу булды.Усманов Раят Марсельевич сугыш зонасыннан туган авылына кайткан, аның кыска ялы булган. Һәм без герой белән очрашу кичәсе уздырдык. Авылдашлар арасында җанлы әңгәмә барды  Солдатка бик күп сораулар бирелде, анда катнашучылар солдатларның махсус операция шартларындагы көнкүрешеннән алып һава шартларына кадәр барысын да кызыксындырды. Раят үзенә бирелгән сорауларга тули итеп җавап бирде. Тамашачылар бер гаилә мисалында чын геройларның безнең белән янәшә яшәвен күрделәр, чөнки Раят нәселеннән барлык ир-атлар Ватанга хезмәт иттеләр һәм хезмәт итәләр, шуңа күрә ул Ватан яклауга мохтаҗ булганда читтә кала алмады.Очрашу кичәсе бик күңелле булды. Сәхнәгә Раятның барлык дуслары авылыбыз яшьләребез сәхнәгә чыктылар.Үз чиратында алар шулай ук аңа рәхмәт белдерделәр,бүләкләр тапшырдылар.Аларга һәр даим булышып торачакларын әйттеләр. Чара матур җырлар һәм шигырьләр белән үрелеп барды.Ахырда Без сугышчыга нык сәламәтлек, имин хезмәт һәм тизрәк өйгә кайтуын теләдек.