"Яңа елга - яңа шигырь"
4 январь көнне Орнашбаш мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрдек .Яңа ел бәйрәме - матур һәм игелекле әкият чоры.Бу аларның тылсымлы дөньяга, күңел ачуларга һәм бүләкләргә чума алган үзенчәлекле вакыты. Залда булганнарның барысын да – балаларны да, кунакларны да сокланулы хисләр биләп ала. Бәйрәм әкият персонажлары: Кыш Бабай, куян, төлке,Убырлы карчык һәм Клоун катнашында театральләштерелгән тамаша белән башланып китте.Бәйрәм программасы тәмамланганнан соң, Кыш Бабайдан бүләкләр алдылар, алар балаларга чиксез шатлык һәм елмаю китерде. Шулай ук егетләр өчен оттырышсыз лотерея үткәрелде. Яңа ел бәйрәме балаларның күңелләрендә онытылмаслык якты истәлекләр калдырды. Балалар җыр, биюләрдән бик канәгать калдылар . Бу бәйрәм көне аларның кечкенә тормышын бәхет, тылсым һәм күңелләрендә һәрвакыт саклаячак яңа хисләр белән тутырды.