"Белемле ил"
Көзнең беренче көне традиция буенча яңа уку елының беренче көне, Белем көне була. 1 сентябрь -һәр укучының тормышында мөһим һәм җаваплы көн. Күп кенә балалар аны түземсезлек белән көтәләр, һәм ата-аналар да белем бәйрәменең балаларга озак вакыт истә калуын телиләр. Бу максаттан китапханәче һәм мәдәният хезмәткәрләре Утар – Аты урта гомуми белем бирү мәктәбендә бәйрәм чарасын үткәрүдә катнашалар. Балалар шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр. Беренче сыйныф укучыларын аларның өлкән иптәшләре – унберенче сыйныф укучылары котлады. Традиция буенча мәктәп вальсы, татар парлы биюе башкарылды. Җәй, ял һәм күңел ачулар артта калды. Алда уку, җан һәм акыл хезмәте, үз-үзеңне иҗади эзләү көтә.