Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Хайваннар дөньясында"

Орнашбаш авыл китапханәсендә кечкенә китап укучыларыбыз өчен "Мир животных" - дип исемләнгән викторина үткәрелде.Балаларны "Тәбигать тиңсез хәзинә" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштырдык.Балалар безнең илебездә яшәүче кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары турында мәглүмат алдылар.Хайваннар турында мәкальләр әйттек, табышмакларга җаваплар эзләдек."100 фактов Насекомые" дип исемләнгән балалар өчен чыгарылган   энциклопедия китабыннан күбәләкләр, бөҗәкләр тормышы белән таныштык.Төрле бөҗәкләрне танырга, аерырга өйрәттек. Балаларга бик тә кызыклы булды.