"Солдатка хат"
Без китапханәчеләр, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Солдатка хат” дип исемләнгән мастер-класс үткәрдек. Илебезнең тынычлыгын сакларга киткән солдат абыйларына һәр бала рәсемнәр ясап, изге теләкләрен яздылар. Сабыйларның теләкләре кабул булсын иде! Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын!