Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Кулларыма дисбе алдым"

              6 нчы февраль көнне Орнашбаш авыл китапханәсендә Татарстаныбызда “Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтләр елы” уңаеннан “Кулларыма дисбе алам”- дип исемләнгән кичә үтте. Кичәбезнең максаты: борынгыдан сакланып килгән гореф – гадәтләрне искә алып,бүгенге көндә дә кудданылган дисбе яки тәсбих ясау сөрләренә өйрәнү, аны ясап карау, һәм ни өчен кулланылганлыгы турында мәгълүмат туплау. Бу чарага “Аккалфак” клубына йөрүче апаларыбыз катнашты. Алар үзләре белән әти – әниләреннән, әби – бабаларыннан сакланып калган гаилә ядькәре булган тәсбихларын алып килделәр.Истәлекләре белән уртаклаштылар.Авылыбызның абыстае Нәкия апа Авхадиева тәсбих тарту Аллаһ Тәгаләгә зекер әйтү серләренә өйрәтте.Күп кенә дини китаплардагы мәгьлүматлар белән таныштык.Бу изге эшебезне алга таба да дәвамлы итеп үсеп килүче бунга дини тәрбия бирүне бурыч итеп куйдык.