Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Холокост: онытырга хакыбыз юк!"

      "Холокост корбаннарын искә алу атнасы" кысаларында 19 гыйнварда Орнашбаш авылы китапханәсендә Хәтер сәгате узды. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы темасын дәвам итеп, 8 нче сыйныф укучылары укытучылар һәм китапханәче белән берлектә Холокост корбаннарын  искә алдылар. Видеофильмнар карадылар.Ахырда Холокост корбаннары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.