"Әни мин Әни булдым!"
28 нче ноябрь көнне Утар - Аты мәдәният йорты хезмәткәрләре, китапханәчеләр белән берлектә "Әни мин Әни булдым!" дип исемләнгән әдәби - музыкаль кичә үткәрдек.Кичәнең беренче бүлегендә әниләрне котлау булды,икенче бүлегендә Арча үзәк китапханәсе каршындам эшләп килүче "Каурый каләм" әдәби берләшмәсенә йөрүче Утар - Аты авылында яшәп иҗат итүче Алсу Камалова - Хәйруллинаның"Йолдызларга сузам юлымны " китабын тәкъдир итү булды.Кичәбез бик матур эчтәлекле үтте.