Урнашбашская сельская библиотека - филиал № 45

"Безнең ярдәмчеләр"

Бүген Орнашбаш авылы китапханәчесе 4-5 сыйныф укучылары өчен "Безнең ярдәмчеләр" библиографик дәресе үткәрде. Чара энциклопедияләр, сүзлекләр, белешмәлекләр белән танышуга, аларны куллану күнекмәләренә өйрәтүгә багышланган. Китапханәче китапханәнең белешмә әдәбияты фонды белән таныштырды, сүзлекләрнең белешмәлекләрдән нәрсә белән аерылып торуы һәм аларны ничек куллану турында сөйләде. Чарадан соң укучылар « барысын да белергә телим»дигән китап күргәзмәсе белән якыннан таныштылар